+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 февраль 2020, 08:49

Безнең гаишниклар уңган ул!

Уфаның коммуналь хезмәтләре Юл хәрәкәте хәвефсезлеге идарәсе экипажлары белән берлектә урамнарны кардан чистарту эшләрен башкара.

Уфаның коммуналь хезмәтләре Юл хәрәкәте хәвефсезлеге идарәсе экипажлары белән берлектә урамнарны кардан чистарту эшләрен башкара.

Быел карга кытлык юк. Бу Уфаның коммуналь хезмәтләренә эш өсти. Территорияләрне кардан чистартуга шәһәр урамнарында парковкаланган автомобильләр еш кына комачаулый. Бу эшләрне башкарганда тиешле хезмәтләр автомобильчеләргә үз машиналарын тиешле урынга кую кирәклеге турында хәбәр итә, әмма аларның барысы да моңа колак салмый.

Республика башкаласының коммуналь хезмәтләренә әлеге эшне оперативрак башкарырга ЮХХДИ хезмәткәрләре булыша. Кичә шундый чираттагы уртак рейд узды. Экипажлар чистарту эшләрен башкарырга комачаулаучы машиналарны алырга булышты. Машина кую кагыйдәләрен бозып урнаштырылган автомобильләрне махсус стоянкаларга күчерделәр.

- Уфаның коммуналь хезмәтләре һәм ЮХХДИ бүлекчәсе инде күптән даими бәйләнештә тора, - ди Уфа шәһәренең Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтов. – Без хезмәткәрләргә уртак эш өчен рәхмәтлебез. Аларның ярдәме кар чистарту һәм чыгару вакытын шактый киметергә ярдәм итә.

Уфада көндез 260 берәмлектән артык техника эшли, төнге вакытта бу сан 300гә кадәр арта. Киров районында, торак-коммуналь оешмалары машиналарын да кертеп, 70 берәмлек техника эшли.



Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас