+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 февраль 2020, 17:10

Биш бала анасының мәетен моргтан алучы юк

Аны элекке ире үтергән. Моңа кадәр ана хокукларыннан мәхрүм итүгә ирешкән.

Аны элекке ире үтергән. Моңа кадәр ана хокукларыннан мәхрүм итүгә ирешкән.

Биш бала анасы элекке ире һәм өч баласы янына килгән. Әмма бу очрашу анын гомерен өзгән - балаларның әтисе аны үлемечле җәрәхәтләгәч, ул урамга чыгып үлгән. Бу хакта язган идек инде.

Беренче ире белән аерылышканнан соң, хатын яңадан кияүгә чыккан. Икенче никахта аның ике баласы туган, хәер, алар соңыннан ятим балалар йортына эләккән. Олы кызын икенче гаиләгә алганнар.

Мәрхүмәнең туганы хәзер аның гәүдәсе моргта булуын хәбәр итә, әмма якыннарының берсе дә аны алырга һәм җеназа укытырга теләми.

Икенче ире, шулай ук мәрхүмәнең туганнары, бертуган сеңлесе аның мәетен моргтан алырга җыенмыйлар.

Адәм балалары. Барысы да...


Читайте нас