Суд карары нигезендә элекке полицейскийларга барысына бергә 20 елга иректән мәхрүм итү турында карар чыгарылган иде.
Полицейскийларны үзен көчләүдә гаепләүче элекке дознаватель кыз җәзаны катгыйлатуны таләп итә. Бу хакта “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Билгеле булуынча, суд карары нигезендә полицейскийлар хезмәттәшләрен көчләүдә гаепле дип табылган иде. Узган елның декабрендә суд аларга гомум режимлы колониядә 20 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды: Эдуард Матвеевка һәм Салават Галиевка — җидешәр ел, Павел Яромчукка 6 ел билгеләнде.
Дәүләт гаепләүчесе исә артык йомшак җәза аркасында хөкем карарын гамәлдән чыгарырга, тагын да катгыйрак җәза һәм махсус исемнән мәхрүм итү рәвешендә өстәмә җәза билгеләргә тәкъдим итте. Бу хактагы мәгълүматны республика Прокуратурасы раслаган.
Аппеляция шикаятен, шулай ук, элекке дознаватель кыз һәм аның адвокаты да тапшырганнар. Алар җәзаны артык йомшак дип саный һәм хөкем карарын гамәлдән чыгаруны, тагын да катгыйрак җәза бирүне сорый. Элегрәк хөкем карары тулысынча канәгатьләндерелсә дә, җәза җитәрлек дип саналды һәм суд залында канәгать кебек тоелды.
Хөкем ителгән экс-полицейскийлар һәм аларның тугыз адвокаты исә Уфа шәһәренең Киров районы суды карарын юкка чыгаруны, җинаять булмаганлыгын һәм зыян күрүченең таләпләрен кире кагуны сорый.