+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 февраль 2020, 10:55

Көчләүчене... коронавирус белән куркыткан

Җинаятьчегә кыз үзендә коронавирус булуын әйткәч, ир аңа тимәгән.

Җинаятьчегә кыз үзендә коронавирус булуын әйткәч, ир аңа тимәгән.
Коронавирус авыруы акрынлап кына бик күп илләргә үтеп керде. Шулай да бу вирусның файдалы яклары да бар икән, аннан курку бер җитди җинаять кылуны туктаткан.
Кытайда яшәүче кызның йокы бүлмәсенә таныш булмаган ир аны көчләү нияте белән килеп керә. Билгеле, кечкенә гәүдәле кызга ирнең кулыннан ычкыну мөмкин түгел.
Шунда ул ирнең йөзенә карап бик нык итеп йөткерә башлый һәм үзенең күптән түгел Ухань шәһәреннән кайтуын һәм коронавирус белән авыруын әйтә. Бу сүзләрдән ир куркуга кала, әлбәттә. Ул кызның телефонын һәм бераз акчасын урлап чыгып кача. Тиздән җинаятьче кулга алына.
Читайте нас