+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 февраль 2020, 11:05

Мәләвездә яшәүче хатынның эчендә 20 сантиметрлы зажим табылган...

Аны табиблар операция ясаганда онытып калдырган булган...

Аны табиблар операция ясаганда онытып калдырган булган...


Могҗиза бармы? Әлбәттә, бар. Мәләвез шәһәрендә яшәүче Айсинә һәм Николай Вишневскийлар хәзер аның барлыгында шикләнми.


2012 елда хатын икенче баласын операция ярдәмендә тудыра. Бала да, әни дә сәламәт кебек тоела. Әмма 2015 елда эче авыртуга түзә алмаган хатын янә дәваханәгә мөрәҗәгать итә. Рентген хатынның эчендә 20 сантиметр озынлыктагы зажим барлыгын күрсәтә. Айсинә шунда ук аны Уфа табиблары операция ясаганда онытып калдыруын аңлый.


Хатын аңа операция ясаган табибларны эзли, әмма таба алмый. 2013 елда бу бригада эштән киткән була инде. Шулай да 2018 елда үткән суд дәваханәдән 700 мең сум штраф түләтү турында карар чыгара. Әмма барыннан да ныграк хатынны башкача әни була алмавы борчый. Табиблар зажимның эчтәге кайбер органнарны бик яралавын әйтә.


Шулай да бәхет ташламый бу гаиләне. Бүген Айсинә 6нчы ай йөклелек чорын кичерә. Могҗиза түгелмени бу?!
Читайте нас