+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 февраль 2020, 19:40

Соңгы өмет тә сүнде...

7 яшьлек Зәринә дә бүген мәңгелеккә күзләрен йомды.

7 яшьлек Зәринә дә бүген мәңгелеккә күзләрен йомды.

31 гыйнварда Чиләбе өлкәсенең Әшә шәһәреннән ерак түгел трассада Уфада яшәүче гаиләнең коточкыч юл фаҗигасенә таруы турында язып чыккан идек инде.

Kia Sorento һәм ВАЗ-2107 бәрелеше нәтиҗәсендә, Уфада яшәүчеләр — 27 яшьлек водитель ир һәм аның 33 яшьлек пассажир хатыны һәлак булдылар. Аларның 7 яшьлек кызлары авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган иде.

Бала берничә көн реанимациядә ятты. Ләкин аның гомерен саклап калып булмаган. Бүген 7 яшьлек Зәринә дә әти-әнисе артыннан мәңгелеккә күчкән.
Бу турыда UfacityNews.ru хәбәр итә.

Гаиләнең якын туганы Ирина Байкова: "Бала вафат булды. Бүген аны аппараттан өзделәр", – дигән.
Фото: gtrk.tv
Читайте нас