+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 февраль 2020, 07:25

4 яшьлек кыз унынчы каттан егылган...

Ятим сабый бу вакытта үзен тәрбиягә алырга тиешле кешеләрдә кунакта булган.

Ятим сабый бу вакытта үзен тәрбиягә алырга тиешле кешеләрдә кунакта булган.

Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә 4 яшьлек кызның тәрәзәдән егылып төшеп үлү факты буенча тикшерү бара. Социаль приюттагы бала бу вакытта үзен тәрбиягә алырга җыенган кешеләрдә кунакта булган. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

Фаҗига 5 февраль кичендә күпкатлы йортларның берсендә булган. Кыз күпмедер вакытка өйдә ялгызы калдырылган. Өлкәннәр кайткач, ишекне ача алмый, аның эчке яктан бикле булуын аңлаган. Башта фатирда бала йөгергәләгән тавыш ишетелгән, ә аннары тынган. Соңрак баланың унынчы каттагы тәрәзәдән егылып төшүе билгеле булган. Бала алган тән җәрәхәтләреннән фаҗига урынында ук үлгән.

Гаилә ятим баланы тәрбиягә алырга ниятләгән була. Аны кыска гына вакытка өйдә ялгызын калдыру бик үкенечле тәмамлана.

Кызның үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Фото:newdaynews.ru
Читайте нас