+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 февраль 2020, 07:20

Дөньялар яктырды!

“Инцидент” системасы подъезддагы электрүткәргечне төзәтергә ярдәм иттеУфаның Артем урамындагы 69нчы йортта яшәүче­ләр­нең күңелләре күтәренке, чөнки хәзер кунакка килү-чене ишекнең күзеннән карап та күреп була. Әле күптән түгел генә подъезддагы баскыч мәйданчыгының бу ягы кап-караңгы булган. Килгән кешене күрми генә түгел, хәтта үз ишегеңне дә көчкә табасың. Лампочкалар еш кына эштән чыга, ләкин алар янса да, озын коридорны яктырту өчен җитмәгән.

“Инцидент” системасы подъезддагы электрүткәргечне төзәтергә ярдәм итте

Уфаның Артем урамындагы 69нчы йортта яшәүче­ләр­нең күңелләре күтәренке, чөнки хәзер кунакка килү-чене ишекнең күзеннән карап та күреп була. Әле күптән түгел генә подъезддагы баскыч мәйданчыгының бу ягы кап-караңгы булган. Килгән кешене күрми генә түгел, хәтта үз ишегеңне дә көчкә табасың. Лампочкалар еш кына эштән чыга, ләкин алар янса да, озын коридорны яктырту өчен җитмәгән.
Ә катта ким дигәндә өч лампочка янарга тиеш. Проект буенча шулай каралган.

Моннан тыш, күптән түгел электр чыбыкларын кемдер актарып чыгарган, алар дивар буйлап сузылып төшкән. Социаль челтәрләрдән актив файдаланучыларның берсе Артем урамындагы йортта яшәүчеләрнең проблемалары турында социаль челтәрләргә язган. Ул фотосурәтләрне дә куйган, йортның адресын күрсәткән һәм хәлне аңлатып биргән. “Инцидент-менеджмент” программасы теркәсен өчен шушылар җиткән.Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте каршындагы социаль челтәрләр­дә мөрәҗәгатьләр буенча эшче төркем хезмәткәре Никита Теренин белдерүенчә, мондый мөрәҗәгатьләр бик җитди, чөнки алар халыкның яшәү сыйфатына гына түгел, иминлегенә дә йогынты ясый. Шуңа күрә алар беренче чиратта эшләнә. Шунысын да әйтергә кирәк: муниципалитет бу мөрәҗәгатькә шактый тиз җавап биргән. Өч көн эчендә электрүткәргечне ремонтлаганнар, сүндергечне монтажлаганнар.
Лампочка подъездга керү юлында да барлыкка килгән. Һәр катны хәзер өчәр лампочка яктырта. Лифт каршысында һәм элек аеруча караң­гы булган коридорда да якты. Мөрәҗәгать итүче яктырту проекты үзгәрүенә зарланган булган. Коммуналь хезмәт белгечләре бу шикаятьне тикшереп, эш системасын аңлат­кан.
Чиновниклар республика халкы белән санлы аралашу форматының уңайлылыгын таный. Әмма социаль челтәр-ләргә чынбарлыкка туры килми торган шикаятьне куймаска өндиләр. Проблемалар булмаган урынга чыгып, шәһәр халкының яисә авыл кешелә-ренең иминлегенә яный торган мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәкле вакыт әрәм була.
Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Константин Шахтарин белдерүенчә, инцидент – җитди алгарыш. Планда – коммуникация мәсьә­­ләләрен хәл итү. Әмма кайбер шикаятьләр фейк мөрәҗәгатьләр тудыра, алар белән дә эшләргә кирәк. Һәм менә шулар вакытны ала да инде.
Торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле мәсьәләләр “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән башка мөрәҗә-гатьләр арасында алда бара. Бигрәк тә кышкы чорда халык чистартылмаган кар, түбәләр-дәге бозлар һәм тайгак урамнарга еш зарлана. Бу ши­каятьләр хәл ителгәнче һәм шикаять язган кеше онлайн ре­жимда җавап алганчы конт-рольдә кала.
Фото: Lenta.ru
Читайте нас