+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 февраль 2020, 07:25

“Мин 100 сум оттым!..”

Ни аяныч, арабызда могҗизага ышанучы Буратинолар әле дә күп.

Ни аяныч, арабызда могҗизага ышанучы Буратинолар әле дә күп.

Бу кайтуымда энекәш зур сөенече белән уртаклашты. Йөзәр сумга дүрт лотерея билеты сатып алган булган, шуның икесе откан. Йөзәр сум! Һәм шул акчага тагы лотерея алган. “Дөрес эшләмәгәнсең”, — димен. “Әнә күрше авылда берәү миллион отты бит әле”, — ди...

Чыннан да, Туймазы районының бер авылында кемнеңдер миллион сум акча отуы турында ишетелгән иде шул. Шуннан соң район халкы дәррәү лотерея сату нокталарына ябырылды. Һәркем, киләсе тиражда бәхет миңа елмаячак, дип ышана... Баксаң, статистика буенча республикада ел саен бер миллионнан берничә дистә миллион сумга кадәр акча откан бәхетле кешеләр бар икән. 2018 елда аларның саны 44 булса, былтыр 20 тирәсе исәпләнгән. Башкортстан территориясендә 18 миллион сум откан билет сатып алып, акчасын алырга килмәгән очрак турында да ишетелде. Ул бөтенләй килмәскә, чөнки андый кеше булмаска да мөмкин. Монысы мөһим дә түгел. “18 миллион сум отты!” дигән сүз дөньяга таралды һәм күпләр лотерея билеты сатып алырга йөгерде...
Моннан да яхшырак рекламаны уйлап та табып булмыйдыр. Әйе, шушындый яңалыклардан соң бер генә теләк туа — тиз генә лотерея билеты сатыла торган ларекка барырга һәм отышлы комбинация туры килгәнгә кадәр уйнарга. Ләкин бу комби­нациянең туры килүе генә икеле.
Лотереяны оештыручылар халыкны ничек кенә дәртләндермәсен, прагматиклар моңа башка күзлектән карый. Шул исәптән, математиклар да, алар фикеренчә, лотереяда күп акча оту ихтималы нульгә якын һәм чүлдә су эзләүгә тиң.
— Конкрет кешегә акча оту ихтималы — нуль. Әгәр дә без сезнең белән лотерея сатып алабыз икән, җиңмибез, ләкин кемдер отачак. Кулланучылар, сатып алучылар бик күп — меңләгән, миллионлаган, һәм алардан кемдер отачак, әмма сүз бер кеше оту ихтималлыгы турында барганда, ул нульгә тиң. Ихтималлык теориясе белән таныш булган кешеләр лотерея билетларын беркайчан да сатып алмый, — дигән фикердә физика-математика фәннәре докторы, БДУның кафедра мөдире Анатолий Болотнов.
Бу мөмкинлекне исәпләгәндә, хәл аңлашыла төшә.
— 49дан җиде санны белү һәм 100 миллион сум оту өчен акылда 85 миллионнан артык комбинацияне карарга һәм бердәнбер дөресен сайлап алырга кирәк. Моны берәр даһи, яки суперкомпьютер гына булдыра аладыр. Оту өчен башка юл белән барып, 86 миллион билет (берсе ким дигәндә 50 сум тора) сатып алырга һәм аларны тутырырга мөмкин, әмма дүрт миллиард сумнан артык акча түләргә туры киләчәк, — дип исәп-хисап ясый икенче математик.
Могҗизага ышанучы Буратинолар күп шул әле. 200 сум оталар да, тагын билет сатып алалар. 300не отачаклар — янә сатып алачаклар. Ахыр чиктә барысын да оттырачаклар. Күбебезне ымсындыра, күңелне аздыра торган нәрсә ул лотерея. Шунысы шатландыра: бүген аның тирәсендә ыгы-зыгы бераз кимеде. Исегездә булса, 2000 елларда кибетләрдә һәм вокзалларда автоматлар тора иде — биш сум ташлыйсың, сиңа җавап итеп шактый биш сумнар коела. Яки берни дә юк. Йомшаграк холыклы гражданнар кайчагында анда бөтен хезмәт хакын калдыра иде. Юләрләр үз хаталарында өйрәнә, диләр. Алар өйрәнә белмәде. Бурычка кереп, янә киләләр һәм яңадан барысын да оттыралар.
Хәтердә, берничә ел элек, шул исәптән Башкортстанда да, социаль лотерея турында мәгълүмат шаулады. Аны оештыручылар бик югарыда утыручы кешеләр иде булса кирәк.
Алар бу бизнесның социаль әһә­мияткә ия булуына басым ясады, чөнки билетлар сатудан алынган акчаның бер өлеше (10 проценты бугай) хәйриячелеккә юнәлтелде. Башта алдык билетларны, ә аннары уйлана башладык. Әйе, 100 сумны туздырдым, берни дә отмадым, тик акчаның бушка китмәвеннән канәгать булырга тиешмен — аларны авыру балаларга җи­бәрәләр бит. Әйе, 10 сумын җибәр­гәннәр. Ә калган 90 сумы ниндидер акча капчыгын баетуга китә. Бу йөз сумны турыдан-туры хәйрия фондына күчерү яхшырак түгелме соң?
Белгечләр фикеренчә, комарлы уеннарда даими катнашу бәйлелеккә китерә һәм кешене, әйтик, алкогольдән, наркотиклардан дәвалаган кебек дәваларга кирәк булачак. Беренче уңай тәҗрибә күнегү тудыра, аны кабатлыйсы килә. Моны ул күп тапкырлар кабатлаячак һәм ахыр чиктә бернәрсәсез калачак.
Иң куркынычы — кеше нидер отса. Әгәр беренче, икенче яисә өченче омтылыштан соң ул бик күп акча отса, димәк, ул инде капканга эләккән: организмда шатлык тудыра һәм гормональ эз калдыра торган эндоген матдәләр хасыйл булган. Комарлы уеннарга бәйле булу — ул авыру, психик тайпылыш. Аны башка бәй­лелекләр кебек дәвалыйлар, ә ысуллары наркоманиядән, эчкечелектән берни белән дә аерылмый диярлек.
Авыру билгеләренең берсе — үз-үзеңә тәнкыйть күзлегеннән карый белмәү. Кеше үзенең авыруын аңламый. Дәвалану мәҗбүри булган СССРдан аермалы буларак, хәзер ул ирекле рәвештә генә алып барыла. Әгәр кеше бәйлелектән арынырга риза булса, алга таба дәвалану комплекслы рәвештә төзелә: медикаментлар, психотерапия кулланыла.
Белгечләр җиңүчеләргә дә психотерапевтларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә, чөнки бу стресс — уңай, әмма стресс. Аны кабул итә һәм кичерә белергә кирәк. Без стресс хәле фаҗига, бәла булганда килеп чыга, дип санарга күнеккәнбез, әмма теләсә кайсы уңай вакыйга да стресс һәм аны җиңәргә кирәк.
Әлбәттә, гомереңә җитәрлек акча оту һәм башка беркайчан да эшләмәү нык әйбәт булыр иде. Һәм моңа мисаллар да бар. Тик алар башкалар өчен ялган реклама булып хезмәт итә, чөнки җиңү мөмкинлеге бик аз. Өстәвенә, зур суммалар еш кына моңа әзер булмаган гражданнарның башын миңгерәүләтә. Андый очракларны да беләбез. Шуңа күрә могҗизага өметләнергә кирәкми.
Ә азартны үзеңдә юк итәргә кирәк. Реалист булырга, ялкауланмаска һәм бик күпне өмет итмәскә.
Фото: pixabay.com
Читайте нас