Хезмәткәргә эшчәнлеге турында мәгълүматны кәгазьдә яки электрон формада эш бирүченең соңгы эш урыны буенча, күпфункцияле үзәктә, Русия Пенсия фондында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан алу мөмкинлеге бар.
Хезмәткәрләрдән нәрсә таләп ителә?
Хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләүче һәр хезмәткәр 2020 елның 31 декабренә кадәр үзенең карары турында язма гариза бирә. Бу очракта 2021 елдан башлап кәгазь хезмәт кенәгәсе электрон вариант белән параллель алып барылачак.
Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү турында гариза биргән хезмәткәрләргә эш бирүчеләр хезмәт кенәгәләрен кулларына бирә, шуннан соң аны алып барган һәм саклаган өчен җаваплылыктан азат ителәләр. Хезмәт кенәгәсен биргән вакытта аңа тиешле язма кертелә.
Шунысын искәртү зарур: электрон хезмәт кенәгәсендә хезмәт чоры һәм эш урыны, квалификация, эшкә алу һәм эштән азат ителү көннәре, хезмәт килешүен өзүнең сәбәбе кебек кәгазь варианттагы кенәгәдә исәпкә алына торган барлык мәгълүматлар да саклана.
Гаризаны ничек язарга?
Гариза ирекле рәвештә, кулдан языла, бернинди махсус бланклар булмаячак.
Ә 31 декабрьгә кадәр өлгермәсәң?
Агымдагы елның 31 декабренә кадәр эш бирүчегә язма гаризаларның берсен тапшыру мөмкинлеге булмаган кешеләр моны теләсә кайсы вакытта эшләргә хокуклы, аны төп эш урыны буенча да, шул исәптән эшкә урнашканда да тапшыра аласыз.
Башка эшкә күчкәндә ничек?
Кәгазь хезмәт кенәгәсеннән баш тартмаган хезмәткәр өчен бу хокук башка эш бирүчеләргә эшкә урнашканда да саклана.
Кайдан карарга ?
Электрон хезмәт кенәгәсе мәгълүматларын Русия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук, смартфоннар өчен тиешле өстәмә аша карап булачак.
Болардан тыш, хезмәткәр соңгы эш урыныннан күпфункцияле үзәкләрдән яисә Пенсия фонды органнарыннан кәгазьгә бастырылып, тиешенчә расланган белешмә ала ала.
Эшкә урнашканда граждан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы сайтындагы шәхси кабинеты аша эш бирүче адресына электрон имза белән электрон хезмәт кенәгәсеннән күчермә (выписка) дә юлларга мөмкин.
Әзерлек чаралары ниләрдән гыйбарәт?
Яңа таләпләрне гамәлгә ашыру максатыннан 2020 ел дәвамында эш бирүчеләр әзерлек чаралары уздыра:
Русия Федерациясе Пенсия фондының мәҗбүри пенсия страховкалавы системасында индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу турында Русия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны тапшыру өчен техник әзерлекне тәэмин итә;
2020 елның 30 июненә кадәр һәр хезмәткәрнең хезмәт законнарындагы үзгәрешләр, шул исәптән эш бирүче хезмәткәрнең хезмәт кенәгәсен алып баруны дәвам итү, яки эш бирүченең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү хокукы турында язма рәвештә уведомление әзерли;
беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы фикерен исәпкә алып, локаль норматив актларны кабул итә яки үзгәртә (кирәк булганда);
килешүләргә һәм күмәк коллектив килешүгә үзгәрешләр кертә (кирәк булганда), хезмәткәрләрнең вәкаләтле вәкилләре белән фикер алыша.
Нинди үзгәрешләр бар?
Үзгәрешләр эш бирүчеләргә дә кагыла, алар өчен яңа отчет формасы кертелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан оешмаларга страховкаланган кешеләрнең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны Пенсия фонды органнарына ай саен хисап аеннан соң килгән айның 15еннән дә соңга калмыйча биреп барырга, ә инде 2021 елның 1 гынварыннан башлап, эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат Пенсия фондына эшкә алган яисә эштән азат ителгән көннән соң 1 эш көненнән дә соңга калмыйча бирелеп барылырга тиеш.
Мәгълүматлар бирү срокларын үтәмәгән, тулы яисә дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре административ җаваплылыкка тарттыра ала.
Бу яңалык кертелгәндә, әлбәттә, эш бирүчеләрдә дә, хезмәткәрләрдә дә сораулар барлыкка киләчәк. Сорауларны pressa.gitvrb@mail.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.