6 февральдә Уфаның төнге клубларының берсендә яшь кыз чәшке тун урлап чыгып киткән. Җинаять эше видеога эләккән. Бу хакта “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Вакыйга төнге вакытта Черниковка бистәсендәге күңел ачу бинасында булган. Видеоязмадан күренүенчә, кыз гардеробта, үзенеке белән бергә, чит номерны да бирә.
Шулай итеп башка кешенең затлы тунын бернинди тоткарлыксыз алып чыгып китә. Кулы йөгерек туташ кара төстәге такси машинасына утырып киткән дип фаразлана.
Җинаятьчене хокук сакчылары эзли. Нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрдән полициягә хәбәр итүләре сорала.