+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 февраль 2020, 20:00

Уфада пенсионер хатын танышына телефон бүләк иткән...

Хәзер үзенә биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Хәзер үзенә биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Уфада танышына телефон бүләк иткән 59 яшьлек хатынны хөкем итәчәкләр. Чөнки ул аны сатып алмаган, ә шәһәрдәге балалар поликлиникасы бәдрәфеннән тапкан һәм кесәсенә салган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, полициягә балалар поликлиникасында педиатр булып эшләүче хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул бәдрәфтәге тәрәзә төбендә кесә телефонын калдырган.

Кесә телефонының югалуын аңлап, табиб үз номерына башка телефоннан шалтыратып караган, тик гаджетны инде сүндергән булалар.

Хокук сакчылары чит милекне алучының эзенә тиз төшә. 59 яшьлек пенсионер ханым аны танышына бүләк итеп өлгергән була. Хатынга карата "Урлашу" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Фото: ngs24.ru
Читайте нас