Уфада 20 яшьлек Артур Хәлфиевны эзлиләр.
Башкортстанның "Лиза Алерт" эзләү отряды хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 25 гыйнварыннан аның кайда булуы билгеле түгел.
Артурның буе 170 сантиметр, ул уртача гәүдәле, чәче кара, күзләре коңгырт. Ул кара куртка-пальто, кара күлмәк, кара чалбар, кара кроссовкалар кигән булган.
Аның кайда булуын белүчеләр булса, 8 (800) 700-54-52, яки 112 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.