Малайны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар.
Уфаның мәгълүмати-диспетчерлык үзәгенә кичә Нагаевода бала урамда йөргәндә аңа эт ташлануы турында хәбәр килгән.
Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, эт тешләгән тугыз яшьлек малайны дәваханәгә медицина ярдәме күрсәтү өчен китергәннәр. Әлеге вакытта хайванның кемнеке булуы ачыклана.
Билгеле булуынча, ел саен республиканың медицина оешмаларына эт тешләү сәбәпле 11-12 мең кеше мөрәҗәгать итә, мондый мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге урам этләре һөҗүм итү белән бәйле.
Ветеринария идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада 150 меңгә якын хуҗасыз мәче һәм эт исәпләнә, шәһәрләрдә соңгылары күбрәк. Ел саен муниципалитетлар 51 мең берәдәк хайваннарны, җәнлекләрне тота.