2019 ел ахырында Аскар үзәк дәваханәсенең баш табибы урынбасары Артур Гаррапов үз-үзенә кул салган, дигән хәбәр булды. Мәгълүмат чараларында моның сәбәбе турында төрле версияләр таралды. Шул исәптән, Гарраповка каршы 4 җинаять эше кузгатылган булуы, гаиләдәге низаглар турында да.
- Ул яхшы табиб иде, барысы да аның турында яхшы фикердә генә. Бөтен авырулар аны яратты. Өйдә, эштә конфликтлар булмады, - диде бу хакта аның хатыны Алия.
Алиянең сүзләренә караганда, Артурда онкологиянең соңгы стадиясе булуы турында документлары табылган.
- Метастазалар умыртка баганасына кадәр барып җиткән, - ди Алия. – Ул үзе бу хакта беркемгә дә сөйләмәгән. Ни өчен ул безнең турыда уйламаган... Ул вакытта без сәбәпне аңламадык. Кемдер безнең ишегалдында кычкырып талашканыбызның ишеткән дә, диделәр. Бу дөрес түгел. Авыр хәзер…
Бу дөньядан шундый зур гөнаһ белән киткән колыңны ярлыкый күр, Ходай...