Уфаның Махсуслаштырылган хезмәт күрсәтү комбинатында Росгвардия генералы Артур Әхмәтханов табуты белән махинацияләр турындагы мәгълүматны кире кактылар. Имеш, мәетне күтәреп барган табутны сатканнар, дип язды Proufu мәгълүмат порталы, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Исегезгә төшерәбез: республика Хөкүмәтенең озак вакытлы авырудан соң вафат булган вице-премьеры Артур Әхмәтхановны җирләү 2019 елның 16 маенда Уфа мөселман зиратында узды. Җирләүләр мөселман гореф-гадәтләре буенча үтте - табут файдаланылмады. Мөселманнарны кәфен белән генә җирлиләр. Шулай булгач, мәетне күтәреп барган табутны кабергә салмадылар.
“Артур Әхмәтхановны җирләгәндәге табут Махсуслаштырылган хезмәт күрсәтү комбинаты бинасында вакытлыча саклауда (Уфа районы, Михайловка авылы, Төзелеш участогы урамы, 37). Теләсә кайсы вакытта ул туганнарны, журналистларны һәм хокук саклау органнарын карауга тәкъдим ителергә мөмкин, - дип хәбәр итте оешма директоры Руслан Кинҗәкәев. - Бүгенге көндә ул каты көнкүреш калдыклары предметы булып тора, аңа “Каты көнкүреш калдыклары объекты. 14. 04. 2020 елга кадәр сакларга” дигән язу беркетелгән. “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Федераль закон буенча үтилләштерү өчен норматив срок - 11 айга кадәр, һәм ул әле үтмәгән. Күрсәтелгән вакыт узганнан соң табут билгеләнгән тәртиптә үтилләштереләчәк. Тере чәчәкләр һәм веноклар “Көньяк” зиратына күчерелгән һәм үтилләштерелгән”.
Тиешле тикшерүләр 2019 елда башкала прокуратурасы һәм Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе тарафыннан үткәрелде инде. Табутның барлыгы расланган, хокук бозулар ачыкланмаган.