Бүген, 14 февральдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада эш сәфәре белән йөрде. Аның барышында ул «Кашкадан» һәм «Первомайский» шәһәр паркларын төзекләндерү барышы белән танышты.
Уфа мэры Өлфәт Мостафин сүзләренә караганда, эшләрне быел тәмамларга планлаштыралар. Нәтиҗәдә, башкала гаилә ялы, спорт һәм буш вакытны үткәрүнең башка актив төрләре белән шөгыльләнү өчен заманча, уңайлы территорияләр алачак.
Аерым алганда, "Кашкадан" күле беренче тапкыр ләмнән һәм чүп-чардан тулысынча чистартылачак, анда су коенырга мөмкин булачак. “Кашкадан” паркы территориясендә яңа архитектура формалары барлыкка киләчәк, яңа тротуар плитәсе түшәләчәк. Республика Башлыгы пирс зонасында ресторан һәм кафелар урнаштыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.