+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 февраль 2020, 06:51

Ул аягын юа, кемдер тәгам җыя...

Салават шәһәренең Губкин урамында урнашкан Doner kebab фастфуд алачыгында ашнакчы раковинада аякларын юган. Кемдер моны видеога төшереп, Интернетка чыгарган.

Салават шәһәренең Губкин урамында урнашкан Doner kebab фастфуд алачыгында ашнакчы раковинада аякларын юган. Кемдер моны видеога төшереп, Интернетка чыгарган.

Тиз туклану рестораны идарәчесе Сухроб Рәхмәтов сөйләвенчә, видео узган язда ук төшерелгән.

Егет эш көненнән соң аякларын юарга булган, имеш, мөселманнарда шулай кабул ителгән. Аның сүзләренә караганда, пешекче эштән чыгарылган, ә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бинаны тикшергән.

- Бу хәл 2019 елның апрелендә төнге икедә булды. Бу егет көн азагында, эш тәмамлангач, юынып алуын аңлатты, - ди Сухроб Рәхмәтов. — Мин аны шунда ук эштән азат иттем, "Роспотребнадзор" тикшерү үткәрде, өч ай буена без эштән туктарга мәҗбүр булдык, бу арада канализация үткәрдек, хәзер барысы да штат режимында эшли.

Шәригатьтә тән һәм җан сафлыгы турында тәгълиматлар бихисап, тагын бер тапкыр барлап чыгыгыз әле аларны, дин кардәшләр!



Фото: BNEWS сайтыннан.
Читайте нас