Владимир Санкинның апасы Кристина Коваленко сөйләвенчә, фаҗигадән соң аларның гаиләсе вафат булган кешенең туганнары белән аралашырга булган. Якыннарын Зайцевның үлүе бөтенләй борчымый икән. Аны җирләүгә акча тотынырга җыенучы юк.
"Мин Зайцевның апасы белән аралаштым. Алар хәтта борчылмый да. Ул беркемгә дә, хәтта туган-тумачага да кирәкми, диләр. "Без җирләмәячәкбез, дәүләт җирләсен", диләр. Без аларга җирләү өчен 20 мең сум акча бирдек, бу документаль рәвештә расланган"), - ди Кристина Коваленко.