+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 февраль 2020, 11:43

Бабайны да, баланы да кызганмаган

Узган тәүлектә чыккан янгында Мишкә районыннан 81 яшьлек бабай, Уфа районыннан 5 яшьлек кыз бала һәлак булган.

Узган тәүлектә чыккан янгында Мишкә районыннан 81 яшьлек бабай, Уфа районыннан 5 яшьлек кыз бала һәлак булган.

Уфа районының Тавыш станциясендә "Тимер юл" урамындагы барак тибындагы йортта бүген төнлә янгын чыккан.

Урынга 7 берәмлек техника һәм шәхси составтагы 19 кеше, шулай ук башка ашыгыч хезмәтләр килгән. Ачык янгын 50 квадрат метр мәйданда 00.31 сәгатьтә сүндерелгән. Коткаручылар сигез кешене, шул исәптән ике баланы, эвакуацияләгән. Утта биш яшьлек кыз һәлак булган.

Мишкә районының Байморза авылында 48 квадрат метр мәйданлы торак йорт янган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Ирекле янгын сүндерү командасы хезмәткәрләре 1939 елда туган хатын-кызны коткарган, тән пешүләре белән дәваханәгә озатканнар.
Янгын сүндерү барышында 81 яшьлек бабайның үле гәүдәсе табылган.

Ике очракта да тикшерүчеләр янгын сәбәпләрен ачыклый.

Ял көннәрендә янгыннардан аеруча сак булыйк!



Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас