Зианчура районының Абзан авылында бер катлы агач йорт янган.
Вакыйга урынына җиде коткаручы һәм өч махсус машина, шулай ук башка ашыгыч хезмәтләр барган. Алар янгынны бик тиз сүндерә алган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгын сүндерү барышында 62 һәм 54 яшьлек ирләрнең мәетләре табылган. Фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли.
Әлеге вакытка янгынның сәбәбе билгеле түгел.