Уфа урамыннан кеше тулы автобуста барганда водитель кулыннан китабын төшерми. Кем керә, кем чыга, кем ишектә кысылып кала...
Уфада яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрдәге сәхифәсендә 74нче маршрут буенча барган автобус шоферын видеога төшереп алган. Аның сүзләренә караганда, ир китап укый һәм бер үк вакытта транспорт белән идарә итә. Кисәтүдән соң, ул аны алып куя.
«Бүген «Госцирк» тукталышында «Башавтотранс»ның 74нче маршрутында йөрүче шофер барлык пассажирларның автобуска кереп бетүен дә көтеп тормады, кузгалып китте. Мин ишектә кысылып калдым - ярты гәүдәм автобуста, яртысы - урамда. Ишек әсирлегеннән көч-хәл белән арынып, водитель янына барсам, ул руль артында китап укып бара!", - дип уртаклаша ханым.
Иртәгә эшкә шул автобуста барасы бар. "Китап укучы" эштән бушатылгандыр бит?