Ир белән хатын күптән түгел аерылышкан булган.
Мәскәү өлкәсендә биш бала әтисе хатынын 10 яшьлек улы күз алдында атып үтергән, ә соңыннан үзенә дә кул салган.
Әлеге пар күптән түгел аерылышкан булган, әмма тулай торакның бер бүлмәсендә бергә яшәүләрен дәвам иткәннәр.
Күршеләре билгеләвенчә, соңгы вакытта ир белән хатын акча җитмәгәнлектән еш кына әрләшкән булган.
Әлеге вакытта өлкән балалары әти-әнисеннән аерым яшәгән булган. Ә калган дүртесе картәниләре тәрбиясенә калачак.