Кызчыкның әти-әнисе һаман да бу хәлгә ышана алмый...
Коткарылганнар арасында 55 яшьлек ир дә була. Куллары бик нык яраланган ир бик курыккан була, ләкин үзе янә ут эченә керергә омтыла. Ә соңрак коткаручылар анда 4 яшьлек баланың гәүдәсен таба. Ир оныгын коткарырга теләгән булган икән...
30 яшьлек Марат һәм 28 яшьлек Гөлшат 6 һәм 4 яшьлек кызларын тәрбияләгәннәр. Ир белән хатынны һәркем уңай яктан гына телгә ала. Кызлары өчен дә өзелеп торган алар. Бу көнне яшь гаилә зур кызларын алып Уфага киткән булган, ә кечесен картәтисенә калдырган булганнар...