+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 февраль 2020, 07:35

Бишкурай данын кемнәр арттыра?

Авылыбыз ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевтан тыш, күренекле спортчылары белән дә илдә киң билгелелек яулады

Авылыбыз ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевтан тыш, күренекле спортчылары белән дә илдә киң билгелелек яулады

Илеш районының бәрәкәтле туфрагында туып-үскән, сәләте белән таң калдырган, илебезгә фидакарь хезмәт күрсәткән, батырлыгы белән туган җирен данлаган шәхесләр исемлеге ифрат озын.
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев туып-үскән Бишкурай биләмәсендә дә андый шәхесләр шактый күп. Сүзем — данлыклы очучының авылдашлары, Муса Гайса улы кебек үк, тешләрне камаштырырдай саф, салкын чишмә суын эчеп, тирә-ягы калын урманнарга, ялан-кырларга бай хозур табигатькә сокланып, дәрт-дәрман алып үскән спортчылар — авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры Фәвил Гыйльданов һәм көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры Ләбиб Фатыйхов турында.

– Минем спортка тартылуым, аны яратуым, һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнүем физкультура укытучысы Галимҗан абый Закиров үрнәгендә булды. Тормышымда зур роль уйнаган остазым Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Уфада физкультура техникумында, Мәскәүдә физкультура институтында укыганда, “Урожай” ирекле спорт җәмгыятенең республика советы рәисе булып эшләгәндә дә, зур ярышлар алдыннан да укытучым белән киңәшләшә идем, — ди Фәвил Гыйльданов. — Спортчы булып китүемнең тагы бер сәбәбе: Лотфрахман картәтием тирә-якта танылган көрәшче булган. Ул күрше рай­оннарның сабантуйларында да бил бирмәс батыр булып танылган кеше. Мин үзем дә балачактан көрәш мәйданына чыгып, бил ныгыттым. Сабантуйдагы тәүге җиңүем Чакмагыш районының Югары Аташ авылында булды. Анда мин дүртенче сыйныф укучысы гына идем. Менә шул беренче ярыштан алган чәм, дәрт белән яңадан-яңа үрләр дә яуланды. Балачакта алган тәэсир көче булып, тагы бер хатирә күңел түрендә саклана: авылыбызга Мурзин фамилияле (кызганыч, исеме хәтердә түгел) баһадирның килеп, чыгыш ясавы. Менә шул Мурзинның көч күнегүләре күрсәтеп, авыл халкын шаккатырганы хәтердә калган. Кем белә, бәлки, минем дә аның кебек көчле буласым килү теләге дә шул вакытта яралгандыр.
Фәвил Гыйльдановның исеме 70-80нче елларда республикада гына түгел, СССР күләмендә дә шаулады. Балачактан ук спорт белән шөгыль­ләнгән егет авыр атлетиканы Башкортстан физкультура техникумына укырга кергәч сайлый.
23 яшендә авыр атлетика белән һөнәри шөгыльләнә башлап, ул шушы төр спорт федерациясенә кабул ителә, СССРның спорт мастеры Бронислав Куклин җитәкчелегендә ил күләмендәге төрле бәйгеләрдә зур җиңүләр яулый. “СССРның спорт мастеры” дигән мактаулы исемне алуга ирешә. 1980 елда Фәвил Гыйльданов Мәскәүдә үткән Олимпиадада катнаша һәм анда республика спорт вәкиллегенә җитәкчелек итә. 1990 елда исә АКШта узган Ирекле спорт бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясый.
Фәвил Гыйльданов — яшь буынны тәр­бияләүгә, зур спортка чыгарга ярдәм иткән остаз да, спорт өлкәсендә һәм тормышта да күпләр өчен үрнәк, маяк булган шәхес.
Ләбиб Фатыйхов 1951 елда Бишкурай авылында туган. Шунда 8 сыйныф тәмамлап, Имәнлекулда урта белем алгач, Уфага юллана. Аның хыялы Башкорт авыл хуҗалыгы институтында белем алып, туган колхозында хезмәт итү була. Зоотехник һөнәрен үзләштерер өчен тырышлыгын салып укый башлый. Уку белән беррәттән спорт секцияләрендә дә актив шөгыльләнә, бигрәк тә самбо, милли көрәшне үз итә. Батыр егет Башкортстан, Русия ярышларында катнашып җиңү артыннан җиңү яулый. Максатчанлыгы, үз өстендә эшләве, тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә 1972 елда 21 яшендә көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат була. Ә бер елдан РСФСРның спорт мастеры исемен яклый.
— Мин укыган чорда Башкорт авыл хуҗалыгы институты тренерлары бик көчле иде. Ирешкән уңышларым белән аларга да рәхмәтлемен. Ә шулай да спортны үз итүем туган авылым белән бәйле. Үсмер чагымда авылдашым Фәвил Гыйльдановның йогынтысы зур булды. Туган авылга кайткан чагында егетләрне бергә җыеп, күнекмәләр күрсәтә, гер күтәрү буенча үзара ярышлар да үткәрә иде. Мин дә аның кебек физик һәм рухи яктан көчле булу теләге белән яндым, — ди Ләбиб Хәниф улы.
Ләбиб Фатыйхов 1974 елда дипломлы белгеч булып авылына кайта һәм туган “Коммунар” колхозында эшкә керешә. Тынгысыз хезмәте белән беррәттән, спорт белән дуслыгын да киметми. Киресенчә, бу өлкәдәге үз белемен яшь буынга тапшыру, малайлар арасында милли көрәш батырларын күрәсе килү теләге белән яна. Мәктәптә физкультура укытучысы Ягъфәр Ильясов белән берлектә эш башлый.
Муса Гәрәевны, Фәвил Гыйльдановны, Ләбиб Фатыйховны үзләренең кумирлары итеп күргән авыл малайлары буш вакытларында мәктәп спортзалында, стадионында шөгыльләнә. Авылда үскән кайсы гына малайның сабантуйда көрәш батыры булып дан-шөһрәт казанасы килми икән?! Ә инде бу спорт төренең серләренә төшендерүче, махсус күнекмәләр күрсәтүче бул­ган очракта, әлбәттә, барлык диярлек авыл малайлары шул секциягә йөри башлый. Ихтыяр көче, сабырлык, тырышлыклары аз булганнар бу секциядән тиз китә. Ни дисәң дә, спорт — даими рәвештә үз-үзең өстеңдә эшләүне таләп иткән авыр хезмәт.
Ләбиб Хәниф улының фанатизмы, тырышлыгы үз нәтиҗәсен озак көттерми. Аның кул астында шөгыльләнгән егетләр район, республика, Русия буенча үткәрелгән ярышларда уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулый. Әнәс Баев, Ильяс Яхин, Винер Баев, Илдус Дияров, Айдар Ганиев, Илдус Даутов, Рәвкать Мөхәммәтҗанов, Әбелмәлих Дияров, Флорид Рәкыйпов, Рәзиф Дияров, Рәҗәп Нурлыгаянов, Илүс Маннанов, Тимербулат Латыйпов, Ришат Насыйров, Фәвис Гәрәев, Вилүр Гәрәевлар төрле елларда Башкортстан чемпионы исемен яулыйлар. Ә инде Радик Фикиев белән Ришат Кәбиров көрәш буенча РСФСРның спорт мастерлары.
Зирәк укытучы һәрвакыт үз укучысының аны узып китүен тели һәм аның казанышлары өчен сөенә. Бу очракта да нәкъ шулай. Бүгенге көндә Ләбиб Фатыйховның эшен дәвам итүчеләрнең берсе булып Илүс Маннанов тора. Ул Дүртөйле шәһәре спорт мәктәбенең тренер-укытучысы, бик күп сабантуйлар батыры, көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат. Инде аның үз укучылары да бу өлкәдә уңышларга ирешкән спортчылар.
Менә шулай буыннар чылбыры үрнәгендә чын батырлар үсә бу төбәктә.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы.
Читайте нас