+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 февраль 2020, 07:00

Ике бала боз астына киткән

Аларның гәүдәләрен бер тәүлектән соң гына тапканнар.

Аларның гәүдәләрен бер тәүлектән соң гына тапканнар.

Ростов тикшерүчеләре әле югалганнан соң, бер тәүлек узгач елгада табылган ике баланың үлем сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәр ителүенчә, Ростов өлкәсенең Обливский районында уйнарга дип чыгып киткән 10 яшьлек ике малай Чир елгасы ярында йөргән һәм шуннан өйләренә кире кайтмаган.

Ведомство мәгълүматлары буенча, тикшерү барышында югалган балаларның аяк эзләре табылган, алар боз өстеннән елганың икенче ярына чыккан. Бүген иртән балаларның үле гәүдәләрен елгадан тапканнар. Кызганычка каршы, малайлар боз астына төшеп киткән.

Быел кыш бик җылы килү сәбәпле, елгада-күлдә бозлар ныклап туңып өлгермәде. Шуңа күрә әти-әниләр балаларга андый урыннарга баруның, юка боз өстендә йөрүнең бик куркыныч булуын кат-кат аңлатсын иде.
Фото: activityedu.ru
.
Читайте нас