+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Февраля 2020, 18:05

Радий Хәбиров конкурс игълан итте

Башкортстан Башлыгы Фольклориада символына конкурс башлануын игълан итте.

Башкортстанда VI Бөтендөнья фольклориадасының иң яхшы символына конкурс игълан ителде. Символ, үз чиратында, бу вакыйганың зурлыгын һәм үзенчәлеген чагылдырырга тиеш. Ул CIOFF®2020 символикасы белән беррәттән кулланылачак.

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә хәбәр итә.

"Футбол буенча дөнья чемпионатындагы Забиваканы хәтерлисезме? Безнең үзебезнең героебыз булачак. Аны дөньяның төрле почмакларыннан килгән күпсанлы кунаклар бик озакка исендә калдырачак һәм, сувенир итеп, туган илләренә алып китәчәк. Бурыч бик җаваплы, чөнки бу символ белән Башкортстанны ассоциациялиячәкләр", – дип яза ул.

Конкурска эшләр 31 мартка кадәр кабул ителә. Җиңүчене рәсми рәвештә Уфада 18 июльдә VI Бөтендөнья фольклориадасы ачылу тантанасына чакырачаклар.

"Конкурста катнашу географиясе чикләнмәгән, әмма үзебезнең авторларыбыздан вариантлар күбрәк булсын иде", дип билгели Башкортстан Башлыгы.
Фото: bashinform.ru сайтыннан
Читайте нас