Таныйсызмы?
Бүген, 18 февральдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә яшьлектәге фотоларын бастырган.
Аларда булачак җитәкче территорияне җыештыру вакытында көрәк тотып сурәтләнгән, хәтта гүзәл затлар арасында төшкәнен дә куйган. Ул үз постын 17 февральдә билгеләп үтелә торган Русия Студентлар отрядлары көненә багышлаган.
"Студентларның төзелеш отрядлары - яшьлекнең иң якты истәлекләреннән берсе. Без эшли дә, дус була да, ярата да белдек... Бәйрәм белән, яшьләр! Гитараны мин болай гына тоттым, яшьлектә уйнарга өйрәнә алмадым", - дип язган төбәк җитәкчесе.