+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 февраль 2020, 11:34

Республика җирләрендә 2 мең гектардан артык чүплек...

Шуның яртысы да чистартылмаган әле.

Башкортстанда якынча 2 918 рөхсәтсез чүплек бар. Узган елда шуларның 414е генә юк ителгән. Чүплекләрнең мәйданы 2 мең гектарга җитә. Бу саннарны табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Нияз Фазылов китерә. Аның сүзләренчә, чүплекләрне тиз арада юкка чыгаруга акчасызлык факторы комачаулый.

Хәзер министрлык муниципалитетларда законсыз чүплекләрне бетерү буенча дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү ысулын әзерли. Шулай ук, республикада «Чиста ил» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында шәһәрләр янында урнашкан барлык чүплекләр дә юкка чыгарылырга тиеш.

Былтыр Уфа һәм Нефтекама шәһәрләрендә 16 чүплек бетерелгән. Дәүләкән, Благовещен, Сибай, Баймак, Күмертау, Стәрлетамак шәһәрләрендә алты чүплекне бетерү буенча проект документациясен эшләүгә дәүләт контрактлары төзелде.
Фото: cpv.ru сайтыннан
Читайте нас