+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 февраль 2020, 11:40

Авариядә үлгәннәрне бәләкәй кызлары көтә...

Кичә Бозаяз янындагы авариядә һәлак булган ир белән хатынның өйдә тагын бер бәләкәй кызы калган булган.

Кичә Бозаяз янындагы авариядә һәлак булган ир белән хатынның өйдә тагын бер бәләкәй кызы калган булган.
Әлегә сабый әти-әнисенең үлеме турында белми.

- Кече кызыбыз өйдә әти-әниләренең бүләк алып кайтуын көтә, алар бүләк вәгъдә иткән булганнар. Аңа әлегә берни дә әйтмәскә булдык, - дип хәбәр итә һәлак булган Аленаның туганнан туган апасы Ольга.
Алена гаиләдә кече кыз була, аның ике өлкән апасы бар. Алар ятим калган кызларны үзләренә алырдыр мөгаен, чөнки әби белән бабай картлар инде.
Әлегә авария вакытында машинада булган кызның хәле дә авыр булып кала.
Фото:ufa1.ru
Читайте нас