Алар Уфада балаларны алдау юлы белән фатирларны талап йөргәннәр иде.
Уфада фатирлар талап йөргән ике хатын Төмән өлкәсендә тотылган. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уфада ике хатын-кызның балалар ышанычын яулап, фатир талап чыгулары турында язган идек инде. Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрләрдә дә таралды.
Хәбәр итүебезчә, кече мәктәп яшендәге балаларны ике хатын-кыз подъездда сагалап торган. Үзләрен әнисенең ахирәтләре итеп таныштырган мошенниклар фатирга су эчәргә һәм бәдрәфкә кереп чыгарга рөхсәт сораганнар. Балалар, әлбәттә, ышанып, бу икәүне кертә.
Алар бер схема буенча эшли: берсе баланы cөйләндереп тора, икенчесе акча һәм бизәнү әйберләрен урлый. Башкалада “әни ахирәтләре”нең өч җинаяте теркәлгән. Тикшерү версиясе буенча, караклар шул рәвешле уфалыларның өч фатирын талый. Урланган әйберләрнең гомум суммасы — 500 мең сумнан артык.
Тоткарланучылар Новосибирскида туып-үскән 23 яшьлек һәм элек хөкем ителгән 24 яшьлек хатын-кыз булып чыга. Урланган бизәнү әйберләрен кызлар очраклы үтеп баручыларга саткан, алынган акчаларны үз ихтыяҗларына тоткан.