Быел янә берәү байлар санын тулыландырган.
Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе 2018 елгы декларация кампаниясе нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. Документ нигезендә, Башкортстанда яшәүче тугыз кешесенең декларацияләнгән кереме 1 миллиард сумнан артып киткән.
Бу, 2017 елның хисап чоры белән чагыштырганда, бер миллиардерга күбрәк. 2016 елда республикада миллиардерлар саны нибары алтау иде.
1 миллион сумнан артык табышны 30 мең кеше декларацияләгән.
Халыкның 90 проценты керемнәр турында миллион сумнан кимрәк хисап тоткан. 2019 елда физик затлар кеременә салым буенча барлыгы 290 мең декларация теркәлгән.
Статитстика мәгълүматларына караганда, Русиядә 1 байга 9,7 мең ярлы, ягъни айлык кереме яшәү минимумыннан да түбән кеше туры килә.