Илеш районының Исәнбай авылында “Балыкчылар бәйрәме”нә әзерләнәләр.
23 февральдә Ватанны саклаучылар хөрмәтенә бәйрәм чаралары үтәчәк.
Илеш районынң Исанбай авылы янындагы балык буасында 16нчы тапкыр мавыктыргыч чара буларак билгеләнүче "Балыкчылар бәйрәме" - бәкедән балык тоту буенча ярыш оештырыла. Анда теләүче һәркем осталыгын күрсәтә алачак.
Чара барышында күбрәк балык тоту ярышы, җиңүчеләрне бүләкләү каралган, шулай ук концерт, спорт уеннары оештырылачак. Әлбәттә, җыелучылар хөрмәтенә чәй табыны әзерләнеп, пылау, балык шулпасыннан авыз иттерәчәкләр.
Бәйрәмгә рәхим итегез, дип хәбәр итә оештыру комитеты.
Фото: rus-touristo.ru