+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 февраль 2020, 05:48

"Әбекәйләр трамвайда Аллаһка ялвара башлады..."

Кичә Уфада булган юл һәлакәтендә трамвай рельстан чыккан, аның артыннан килгән машиналар юлда куркыныч хәл тудырган.

Кичә Уфада булган юл һәлакәтендә трамвай рельстан чыккан, аның артыннан килгән машиналар юлда куркыныч хәл тудырган.

Кичә 15 сәгатьләр тирәсендә 19 яшьлек Полина 18нче трамвайда баруын тасвирлый.

- Мин трамвайның кискен борылуын сиздем, - дип сөйли ул ufa1.ru. хәбәрчесенә - Мин үзем дә машина йөртәм, мондый кискен хәрәкәт анда да була.

Полина бик куркыныч булуын яшерми. Трамвай артыннан тезелеп машиналар килгән, алар кирәк вакытта туктамаса, хәл тагын да катлауланыр иде.

- Иң куркынычы, мөгаен, трамвайның кырыйга авышуы һәм аңа машиналар килеп бәрелүе ихтималлыгы булгандыр, - дип сөйли кыз. - Безнең трамвай кырыйга авышты, әбекәйләр Аллаһка ялварды.

Авариядән соң барлык пассажирлар да трамвайдан чыга алган. Полина сүзләренә караганда, зыян күрүчеләр булмаган.


Читайте нас