Рөстәм Инстаграмдагы сәхифәсендә борчулы яңалык белән бүлеште.
Гыйнвар азагында Рөстәм Нәбиевның гаиләсендә сөенечле яңалык – икенчегә кызлары тууы турында язып чыккан идек. Бүген гаиләдәге борчулы хәл турында билгеле булды. Аларның яңа туган кызлары Әминә реанимациягә эләккән. Бу хакта Рөстәм Инстаграмдагы битендә хәбәр итте.
"Синең дөньяга килүеңә нибары 26 көн, ә иңнәреңә шундый сынаулар төште", - дип язган Рөстәм.
Табиблар сабыйга “пневмония” диагнозы куйган, нарасыйның хәлен авыр дип бәялиләр. Баланың үпкәләре ясалма вентиляциягә тоташтырылган, ә ризыкны махсус зонд аша ала.
Быел ОРВИ һәм грипп белән авыручылар арасында бигрәк тә балалар күп. Тамак авыртудан гына башланган авыру пневмониягә күчмәсен дисәгез, вакытында табибка күренергә, белгечләр күзәтүендә булырга кирәк.
Кечкенә Әминәнең дә тизрәк савыгуын телик!