+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 февраль 2020, 16:05

Һәр районга энциклопедия булсын

Бүген “Башкорт энциклопедиясе” дәүләт автоном фән учреждениесендә “Төбәк энциклопедистикасы үсеше нигезе буларак кече территорияләрне өйрәнү” фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Бүген “Башкорт энциклопедиясе” дәүләт автоном фән учреждениесендә “Төбәк энциклопедистикасы үсеше нигезе буларак кече территорияләрне өйрәнү” фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Чара кысаларында район энциклопедияләрен әзерләү проблемаларына багышланган семинар оештырылды.
Конференциядә Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнары, “Башкорт энциклопедиясе” вәкилләре катнашты. 2013-15 елларда чыккан район энциклопедияләрен әзерләгән эшче төркем җитәкчеләре урыннарда материаллар җыюны оештыру буенча тәҗрибә уртаклашты.
Конференция “Бердәмлекне һәм Башкортстан халыкларының этно-мәдәни үсешен ныгыту” дәүләт программасы кысаларында үтте.
Башкортстанда энциклопедия эше чирек гасырдан артык үсешә. “Башкортстан энциклопедиясе” дәүләт автоном фән учреждениесе хезмәткәрләре энциклопедия басмаларының күп дәрәҗәле системасын булдырган.
Анда универсаль (7 томлык “Башкорт энциклопедиясе”), тематик (“Башкортларның сугыш тарихы”, “Башкортстан халыклары” һәм персональ энциклопедияләр (“Салават Юлаев”) бар.
Бәләкәй территорияләрнең (районнарның һәм шәһәрләрнең) энциклопедияләрен төзү – учреждениенең Башкортстан Хөкүмәте хуплаган эш юнәлешләренең берсе.
Читайте нас