Уфа янындагы поселокта яшәүчеләр чаң суга.
Башкаладан ерак түгел урнашкан элиталы поселокта яшәүчеләр комаклар үрчүенә зарлана.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменә бу хакта мөрәҗәгатьне республика хакимияте органнарының электрон кабул итү бүлмәсе сайтында күрергә була. Сүз «ЗубовоЛайфГарден» торак комплексы турында бара. Ул Уфадан 9 километр ераклыкта урнашкан.
- Урамга чыгарга куркыныч. Алар подъезд янында, балалар мәйданчыкларында йөри. Республика башкаласы янында ккомаклар белән бергә яшибез. Кимерүчеләрдән котылуның юлы юк микәнни?! — диелә республика җитәкчелегенә мөрәҗәгатьтә.
Аларның барлык сорауларына башкала хакимиятеннән җавап булачак. Көтәбез.