+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 февраль 2020, 13:55

Юлда туңып үлә язганнар...

Көрт астында калган машинада берсеннән-берсе бәләкәй өч бала да булган.

Көрт астында калган машинада берсеннән-берсе бәләкәй өч бала да булган.

Башкортстан аша үтүче трассаларның берсендә булган хәл чак кына фаҗига белән тәмамланмаган. Казахстанның Уральск шәһәреннән “Банное” тау чаңгысы курортына юл тотучылар карлы-буранлы көнне машина белән көрт эчендә калган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, автомобильдә 37 яшьлек ир, 37 һәм 32 яшьлек ике хатын, шулай ук 8, 7 һәм 3 яшьлек өч бала булган.

Алар Әбҗәлил районының Әлмөхәммәт авылыннан ерак түгел күз ачкысыз буранда көрт әсирлегендә калган. Коткаручылар килгән вакытка машинаның түбәсеннән үк кар басып киткән була.

"Коткаручыларга кешеләрне машинадан чыгарыр өчен карны көрәп керергә туры килде. Аннары аларны каргизгечтә Сибай шәһәренең коткару отряды бинасына китереп урнаштырдылар. Бәхеткә, берсе дә зыян күрмәдеҗ һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булмады", дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Фото: autorambler.ru
Читайте нас