Алдарлар үрчегән заманда яшибез. Аз гына уяулыгыңны югалттыңмы, акчаңнан колак кагуыңны көт тә тор. Менә күптән түгел Дүртөйле районы Юкәлекүл авылында яшәүче ир-егет тә мошенниклар корбаны булган. Ул 150 мең сум акчасын урлаткан.
Юкәлекүл авылы кешесе интернет-сайтларның берсендә үзен кызыксындырган игъланны күреп калган. Каргизәр сатылу труында булган ул. Хакы да чагыштырмача арзан булгач, ир-егет аны тиз арада сатып алырга ният кылган. 150 мең сум акчасын ул ниндидер Александр Царев җибәргән фотодагы банк картасы номеры буенча күчергән.
Арытаба каргизәрне сатучы, ә аның исеме бөтенләй Александр булып чыкмаган, акча миңа күчерелмәгән, Царев фамилияле кеше минем танышларым арасында да юк, дип белдергән.
Каза күрүче, әлбәттә, полициягә мөрәҗәгать итән. Тик менә алдарларның корбаны кабат үз акчасын кайтара алырмы, өзеп кенә әйтеп булмый. Интернет-мошенникларның эзенә төшеп, кулга алу бик җиңел түгел.