Октябрьский шәһәре урамында халыкны шаккатырып йөргән егетләргә “эләкте”.
Октябрьский шәһәрендә ике егетнең бер иптәшләрен скотч белән урап, машинаның багажнигы өстенә салулары һәм шәһәр буйлап йөртүләре турында язып чыккан идек бит. Халыкка бу күренеш ошамады, ЮХХДИ хезмәткәрләренә дә ошамас инде, дип тә фаразлаган идек.
Тоттылар бит үзләрен! Машинаның дәүләт номерын яшергән булсалар да, барыбер тотылдылар. Автоинспекторлар водительгә карата берьюлы ике маддә: кешеләрне йөртү кагыйдәләрен бозган һәм яшерен дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ эш кузгаткан. Аңа 5 мең сум күләмендә штраф салынган. Бу хакта республиканың Баш автоинспекторы Динар Гыйльметдинов хәбәр итте.
Шулай кирәк тә! Социаль челтәрләргә видео элеп, “лайк” җыям дип, бөтенләй акылдан шашырга, димәгән ич!