+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 февраль 2020, 09:20

Ял итәргә барган булган...

Күрәчәге булгандыр инде, ул аннан кайта алмаган...

Күрәчәге булгандыр инде, ул аннан кайта алмаган...
22 яшьлек казанлы Авелина Назарова Балида ял иткәндә суга батып үлгән. Бу мәгълүматны jawapos басмасы раслый.
Аларның мәгълүматлары буенча, фаҗига Пасут комлыгында булган. Казан кызы өч дус кызы һәм бер егет белән диңгездә су коенган. Көчле дулкын берничә туристны диңгез эченә алып киткән. Дуслар бер-берсенә ярдәм итәргә тырышкан, әмма Авелинаны коткара алмаганнар.
Фаҗига тотрыксыз һава шартлары һәм су асты агымы аркасында булган дип фаразлана, диелгән басмада. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Читайте нас