Республика Хөкүмәте 2019 елда гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшкә йомгак ясады
Башкортстанда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш җитәкчелекнең иң җитди игътибар үзәгендә тора. Бу эш 2018 ел ахырында республика җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән “Инцидент-менеджмент” системасы гамәлгә кергәннән соң аеруча җанланды. Шушы вакыт эчендә генә дә системада гражданнардан алынган йөз меңнән артык борчулы сигнал теркәлгән, аларның күпчелеге буенча мәсьәлә нәтиҗәле чишелеш тапты.
Бер үк вакытта Башкортстан Хөкүмәте Аппараты да гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән колачлы эшчәнлек алып бара. Бу эш республикада “Русия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” федераль закон, “Башкортстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” республика Законы, Хөкүмәтнең 2004 елның 5 апрелендәге 50 санлы карары һәм Эшләр алып бару буенча инструкциясенә ярашлы оештырылган. Мөрәҗәгатьләр белән эшкә бәйле гражданнар өчен кирәкле барлык мәгълүмат Башкортстан Хөкүмәте сайтында (һttp:/ www pravitelstvorв.ru) урнаштырылган. Биредә һәркем дәүләт власте органнары җитәкчеләренең күчмә кабул итү графигы, Хөкүмәт регламенты, мөрәҗәгатьләргә анализ, контакт реквизитлары, шулай ук Хөкүмәткә Интернет аша мөрәҗәгать итү тәртибе белән таныша ала.
Җәмгысы исә шушы вакыт эчендә Хөкүмәткә 14911 мөрәҗә-гать килгән. Алардан, күтәрелгән мәсьәләләрнең кайсы дәүләт органы җаваплылыгына каравыннан чыгып, 3327се Башкортстан Башлыгы Хакимиятеннән, 3665е — Русия Президенты Хакимиятеннән, 106сы — Дәүләт думасыннан, 338е Русия Хөкүмәте Аппаратыннан җибәрелгән, 7475е гражданнардан һәм оешмалардан алынган. Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре буенча югарыда торучы дәүләт власте органнарыннан 390 запрос килгән.
Халыкны беренче чиратта нинди мәсьәләләр борчый соң? Бу җәһәттән, тәү чиратта, былтыр килгән 14911 мөрәҗәгать эчендә 15347 сорау булуын билгеләргә кирәк. Аларның иң күбе (4803 сорау, 31,3 процент) әүвәлгечә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагыла. Икенче урынны икътисадка кагылышлы (4471 сорау, 29,1 процент) алып тора. Арытаба социаль өлкә (3247 сорау, 21,2 процент) килә. Дәүләт, җәмгыять үсеше, сәясәткә кагылышлы сораулар — 2131 (13,9 процент). Һәм 695 сорауда (4,5 процент) оборона, хәвефсезлек һәм законлылыкка кагылышлы мәсьәләләр күтәрелгән. Хөкүмәт Аппаратында сорауларның эчтәлегенә дә җентекле анализ ясаганнар. Ул күрсәтүенчә, сорауларда иң еш күтәрелгән тема — гомум милектәге мөлкәтне карап-тотуга кагыла. Канализация, вентиляция, түбә, сак конструкцияләре, инженер корылмалары, гомум кулланылыштагы урыннар, йорт алды территориясенә кагылышлы җәмгысы 1249 сорау килгән. Торак шартларын яхшырту, гражданнарны торак белән тәэмин итү, авария һәм ташландык хәлдәге торактан күчерү мәсьәләләре дә гражданнарны күпләп борчый. Аларга бәйле 921 сорау алынган. Күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр сыйфатына 762 кеше зарланган. Төзелештә өлешләтә катнашу, бу өлкәдә дәүләт контроле һәм күзәтчелек мәсьәләләре буенча 848 кеше мөрәҗәгать иткән. 517 сорауда юлларны, тротуарларны төзекләндерү, реконструкцияләү мәсьәләләре күтәрелгән. 183 сорау комплекслы төзекләндерүгә кагыла. Икенче чималны һәм көнкүреш калдыкларын эшкәртү, көнкүреш калдыклары полигоннары, тирә-як мохитне пычратуга бәйле 55 кеше сорау юллаган. 1008 сорауда сәламәтлек саклау, физик культура, спорт һәм туризм үсешенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә. Социаль тәэминат һәм социаль страховкалау мәсьәләләре буенча 1000 кеше сорау юллаган. 554 сорау мәгарифкә, фәнгә, мәдәнияткә кагыла. Хезмәт һәм халык мәшгульлеге буенча 332 сорау килгән. 319 кеше гаилә мәсьәләләрен күтәргән.
Иң күп сораулар кайдан килә соң? Аңлашыла, бу исемлектә беренчелекне башкала һәм республика шәһәрләре алып тора. Аерым алганда, Уфадан — 4829, Стәрлетамактан — 769, Октябрьскийдан — 359, Салаваттан — 412, Нефтекамадан — 298 мөрәҗәгать алынган. Районнар буенча исә Уфа (344), Туймазы (186), Иглин (185), Белорет (173), Ишембай (164), Мәләвез (152), Бәләбәй (111), Учалы (98) әйдәп бара. Биредә шулай ук югарыда аталган территорияләрнең күпчелегенең район үзәкләре шәһәр булуын да исәпкә алырга кирәк.
Әйтергә кирәк, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эштә Хөкүмәт Премьер-министры, аның урынбасарлары, дәүләт власте органнары җитәкчеләре үткәргән күчмә кабул итүләр дә мөһим роль уйный. Аларның графигы Хөкүмәт күрсәтмәсенә ярашлы һәр кварталга раслана һәм Хөкүмәтнең рәсми сайтында (һttp:/ www pravitelsetvorв.ru) урнаштырыла. Күчмә кабул итүләр көне турында шулай ук шәһәр һәм район гәзитләрендә алдан хәбәр ителә. Бу җәһәттән, узган чорда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасарлары тарафыннан 31 күчмә кабул итү үткәрелгән, аларда 169 кеше мөрәҗәгать иткән. Дәүләт власте органнары җитәкчеләре исә шушы чорда 170 күчмә кабул итү үткәргән һәм 861 кешене тыңлаган.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Республика Хөкүмәтеннән белдерүләренчә, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш агымдагы елда да шушы югарылыкта дәвам итәчәк. Бу җәһәттән Хөкүмәт Аппараты ишекләре һәр мөрәҗәгать итүче өчен ачык һәм һәр сорауның мотлак игътибарга алынып, аның буенча тиешле чара күреләчәген дә тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Илдар Фазлетдинов.