+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 февраль 2020, 08:45

Ит изгелек, көт явызлык...

38 яшьлек ирне карда ятучы чәнчеп үтергән.

38 яшьлек ирне карда ятучы чәнчеп үтергән.
23 февральдә Бишбүләк районында коточкыч хәл булган.
38 яшьлек ир гаиләсе белән кафега килгән. Бәйрәм табыныннан соң алар кайтырга була. Урамда ул карда ятучы иргә тап була һәм аңа ярдәм итәргә тели. Ләкин карда яткан ир шулвакыт аңа ярдәмгә килгән иргә пычак кадый. Ир район үзәк дәваханәсендә кан югалтудан һәлак була.
Җинаятьче кулга алынган инде. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Ит изгелек, көт явызлык, дигәннәре шулай буладыр инде...
Читайте нас