+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 февраль 2020, 08:20

Исерек ана кызын тукмаган...

Салават шәһәрендә 40 яшьлек хатынга карата җинаять эше кузгатылган.

Салават шәһәрендә 40 яшьлек хатынга карата җинаять эше кузгатылган.

Салават шәһәрендә 40 яшьлек хатын бер ел элек спиртлы эчемлекләр белән мавыга башлаган, шул сәбәпле эштән дә куылган. Нәтиҗәдә, ул бөтен үчен 14 яшьлек кызында чыгарырга тотынган. Баласын кыйнап, чәченнән өстерәп йөрткән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр бүлегендә белдерүләренчә, кызга карата мондый тәрбия чаралары куллану бөтенләй нигезсез, кыз акыллы, тырышып укый. Кыздагы кыйналу эзләрен мәктәптәге укытучылар күреп алган, бу хакта профилактика системасы органнарына хәбәр иткәннәр.

Нәтиҗәдә, үсмер әнисеннән тартып алынган һәм приютка урнаштырылган. Хатынга дәваланырга тәкъдим икәннәр, тик ул баш тарткан. Кызын тартып алганнан соң ханым приютта әле бер тапкыр да булмаган. Аңа карата "Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазыйфаларны үтәмәү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: 2obzora.ru
Читайте нас