Стәрлетамак шәһәре пабликларында шаккатыргыч видеоязма таралды.
Яшь әни ике баласы белән каядыр җыенган һәм шәһәрдәге популяр таксопарк машинасын чакырткан. Әмма хатын белән водитель арасында конфликт килеп чыккан.
Видеоязмадан күренүенчә, әни кеше машина чакыртканда ук ике баласы да барачагын әйтмәгән. Такси машинасында исә бер генә балалар креслосы була. Шофер башта, 30 сум өстәп, гаиләне билгеләнгән урынга кадәр илтергә тәкъдим итә, тик күпмедер вакыттан ул планнарын үзгәртә һәм аларга машинадан төшәргә куша.
Такси водителенең кузгалырга уе юклыгын аңлаган яшь әни ахыр чиктә водительгә йодрыклары белән ташлана. Бу хәлдән курыккан балалар елый башлый.
Видеога комментарий калдыручыларның бер төркеме ярсыган хатынны кызганса, икенчеләр исә "Инспекторлар туктаткан очракта, 3 мең сум штрафны ул үз кесәсеннән түләргә тиешме?" дип, водительне яклап чыккан.