+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 февраль 2020, 09:03

Медальле әниләр артты

Күпбалалы гаиләләрнең һәрберсе олы хөрмәткә һәм игътибарга лаек.



Краснокама районында "Ана даны" медале белән бүләкләнүчеләрнең саны тагы да артты. Күптән түгел данлыклы аналарның сафын янә биш кеше - Гөлнара Хәмитова, Анжела Баймурзина, Алена Юкчубаева, Илзира Шерова һәм Валентина Шипаева тулыландырды.

- Хөкүмәт күпбалалы әниләргә зур ярдәм күрсәтә, аеруча соңгы елларда бу нык сизелә. Ил Президенты Владимир Путин исә киләчәктә балалар һәм аналарга тагы да зуррак игътибар һәм ярдәм булачагын белдерде. Без мона бик шат, - ди Бөрнеш авылыннан Алена Юкчубаева.

Демографияне үстерүгә краснокамалылар үзләренең саллы өлешен кертә.
Читайте нас