+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 февраль 2020, 06:40

Владислав Листьевның үлемендә кем гаепле?

25 елдан соң дуслары ул кешенең исемен әйткән.

25 елдан соң дуслары ул кешенең исемен әйткән.

ОРТ телекомпаниясенең беренче гендиректоры Владислав Листьевның дуслары һәм хезмәттәшләре аноним шартларда журналистны үтерүче кешенең исемен язганнар. Телевидениедә “Поле чудес” кебек популяр тапшырулар алып баручы һәм продюсерның һәлак булуына 25 ел тулуга багышланган документаль фильм финалында бу хакта игълан ителәчәк.

Сүз режиссер Родион Чепельның "Листьев. Новый взгляд" картинасы турында бара. Анда ул Владислав Листьевны якыннан белгән кешеләрдән аның үлеме өчен җаваплы дип санаган кешенең исемен язуларын сораган. Фильм азагында Чепель ул язуны укыячак.

Фильмда Леонид Парфенов, Александр Любимов, Александр Политковский һәм Эдуард Сагалаев, шулай ук телевидениедә тапшырулар алып баручы Леонид Якубович катнашалар. Моннан тыш, телевидениедә тапшырулар алып баручының үлеменә беренче журналист тикшерүе үткәргән "Коммерсант"ның элекке башлыгы Михаил Михайлин һәм 90нчы елларда ОРТда реклама вакытын саткан "ИнтерВИД" компаниясе белән җитәкчелек иткән бизнесмен Игорь Удалов комментарий бирәләр.

Кинотеатрларда документаль фильмның премьерасы 1 мартта булачак.
Фото: Vladtime.ru
Читайте нас