+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 февраль 2020, 08:15

Публицист Шамил Вәлиев: “Үзеңне кем итеп тоюың – бик нечкә һәм шәхси мәсьәлә”

Билгеле публицист Шамил Вәлиев БСТ каналында һәркай­сыбыз тарафыннан милли үза­ңын билгеләү буенча фикерлә-рен белдерде. Аерым алганда, ул болай диде:

Билгеле публицист Шамил Вәлиев БСТ каналында һәркай­сыбыз тарафыннан милли үза­ңын билгеләү буенча фикерлә-рен белдерде. Аерым алганда, ул болай диде:
“Минем һәм республикада яшәүче күпләр өчен кадерле булган Татарстанда биредә безгә милли билгеләнешне ачыкларга “ярдәм” итәргә тиешле фикерләр күбәеп китте.
Башкортстанда яшәүчеләр язмышы, безнең башыбызда, күңелебездә, шәҗәрәбездә нәрсә булуы турында рәсми басмалар аша да, бәйсезләре һәм хәтта, әйтер идем, чит илнекеләр аша да борчылалар.
Аңлавымча, безнең турыда, гадәттәгечә, алда торучы, ягъни быел көз үтәчәк Бөтенрусия халык исәбен алу чарасына бәйле рәвештә искә төшерделәр.
Татарстанда, нишләптер, Башкортстанның күбрәк кешесе исәп алучының соравына һичшиксез “татар” дип җавап бирүе өчен бик борчылалар.
Ыкның аръягыннан: “Татар булып язылыгыз, яки тфү сезгә!” дигән сүзләр ешрак очып килеп җитә. Һәм тагын шундый куркыныч сүзләр йөри: имеш, Башкортстан буйлап этник спецназ йөреп, барысын да башкортка әйләндерә.
Үзеңне кем итеп тоюың – бик нечкә һәм шәхси мәсьәлә. Ул турыда уйланганда кайчак баш бутала, кайчак эч поша, кайчак күз яшьләре килә, кайчак чигәләргә бәрә. Кайчак гасырлар аша озак көтелгән очрашудан җиңеллек һәм шатлык тоясың.
“Беркем дә үз милләтен билгеләргә һәм күрсәтергә мәҗбүр ителә алмый” – Илебез Конституциясендә шулай диелгән. Аңлавымча, 26нчы мәддәне беркем дә үзгәртергә җыенмый.
Мин канәгатьлек һәм дулкынлану белән акрынлап Башархив һәм Нацархив аша үз шәҗәрәмне ачыклыйм. Соңгы 3-4 елда борынгы бабаларым турында, үткән кырык елга караганда, күбрәк белдем.
Борынгы мишәр бабам Габдразак XVIII гасырда Минзәлә төбәгеннән Чакмагышка дин таратырга килгән. Припущенник-башкорт Сөеш чыгышы белән Татарстанның бүгенге Сарман районы Сарсаз-Такриман авылыннан. “ВКонтакте”да әйтүләренчә, барысы да бик катлаулы.
Гаилә альбомында әлегә исемсез ике кызны таптым, алар чигелгән бәрхет камзул белән чигелгән бәрхет калфакны 1940 елда гаҗәеп рәвештә яраштырып торалар.
Борынгы башкорт әбием Галимә, борынгы бабам Фәйзрахманның формаль үзаңы гомер дәвамында үзгәреп торган.
Үзенең шәҗәрәсенә бераз гына ачыклык керткән һәр кешедә Сталин чорындагы тупас стереотипларны җимерүче моментлар буладыр, дип уйлыйм.
Миңа, бик күп якташларым, ырудашларым кебек үк, ничек атарга да белмим, “яисә тегендә, яисә монда” дигәнне сайлау бик үк туры килми. Мин билгеләргә-ачыкларга теләдем, килеп чыкмый. Бу басым астында ясалмый.
Халыкның 80 проценттан артыгы хуплаган Башлыгыбыз Радий Хәбиров та, башкорт белән татар арасында чик үткәрү бик катлаулы, дип исәпли.
Кичә “Татар-информ”да билгеле Татарстан политологы авызыннан чыккан “хыянәт” дигән сүзне укып, үз күзләремә ышанмадым. Хыянәт! Татарстанга һәм Татарстан элитасына ант бирү турында сүз барган кебек тойгы кала. Мин, мәсәлән, Русия Федерациясенә генә ант бирдем.
Татарстанда күңелле, алдынгы яклар күп. Матур. Бай. Заманча. Әмма шундый бер ягы бар, анда без яхшырак булдырдык.
Шулай килеп чыкты: монда без яшәргә һәм дус булырга комачаулаган милли “сызлавыклардан” арындык диярлек инде. 90нчы һәм 2000 еллардагы этнократик ялгышлыклар артта калды, дип уйлыйбыз. Милли сәясәт – сәясәтләрнең иң мөһиме түгел, аларның берсе генә. Торак-коммуналь хуҗалыкның, сәламәтлек саклауның, сәнәгатьнең, юлларның күләгәсендә, еракта.
Радикаль шовинистларны биредә дәүләт учреждениеләреннән эштән озаталар, ә иң үҗәтләрен чүплектә казынган мәчеләрне куган кебек куалар. Бездә, кызганычка каршы, нефть байлыклары кимеде, ә зур федераль объектларга федераль трансфертлар – планда гына. Тыйнак һәм үзебезнекенә яшибез. Күрше республикаларны да талантлы яшьләр белән тәэмин итәбез.
Безнең монда кемнеңдер күзен түгәрәкләндерергә яисә эпикантуска массаж ясарга, түбәтәйләргә төлке койрыгы тегәргә, яки хәрефләрнең койрыкларын өзәргә вакытыбыз юк. “Работать бит надо!” – ди иде Мортаза Гобәйдулла улы.
Яртылаш безнең якташлардан торган Татарстан зыялыларының вакыт-вакыт безнең республика турында борчылуы күңелле, әлбәттә.
Әмма без монда, үзебездә, ничек тә үзебез булдырырбыз”.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас