1 март — “Кызыл таң”ның туган көне
Истәлекле дата алдыннан басмаларыбызның актив авторларын һәм якын дусларын бүләкләү тантанасы узды
“Кызыл таң” нәшриятында күптән традициягә кергән бу чарада ел дәвамында барган иҗат бәйгесендә җиңүчеләргә таныклыклар тапшырылды.
“Уфимкабель” заводының генеральный директоры Илдар Гыймалетдинов, язучылар Рәшит Сабит, Хисаметдин Исмәгыйлев, журналистлар Марсель Котлыгалләмов, Рим Әхмәтов, Олег Төхвәтуллин һәм Резеда Галикәева гәзитебезнең 2019 ел лауреаты булдылар.
Бүләкләү тантанасында җавап сүзе белән чыгыш ясаганда Марсель Әкъсән улы болай диде:
— Мин, башкортча һәм урысча язучы каләм иясе, ике дистә елга якын инде “Кызыл таң” белән даими хезмәттәшлек итәм, аны өйгә алдырып укыйм. Гәзитне гади укучыларның яратып укуына, республика җитәкчелегенең лаеклы бәяләвенә күптән шаһитмын. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына материаллар сериясе алып килдем, июньгә кадәр җитәрлек алар.
2018 елдан башлап “Тулпар” журналы лауреатлары да шушы берлектәге чарада бүләкләнә. Әле аларның икесе килгән, икесе дә Борайдан: алар — журналист Рәзиф Зыятдинов һәм шагыйрә Гөлсимә Зиннәтуллина. Гомумән, алар — гәзитебезнең дә күптәнге тугры авторлары. Рәзиф Рәхимҗан улы болай диде:
— “Кызыл таң”да, аның канаты астында нәшер ителүче “Тулпар” белән “Әллүки” дә безнең балалар кебек: авырлыкларны үткәрергә аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Өч тәкъдим-киңәшем дә бар. Беренчесе — матбугатның тел, милләт сакчысы, халыкны тәрбияләүче булуын күздә тотып, аңа язылу барышында административ ысул кулланудан да баш тартмаска кирәк. Икенчесе — штаттан тыш хәбәрчеләр белән элек системалы эш алып барыла иде, шуны тергезү мотлак. Өченчесе — “Кызыл таң” — авыл гәзите” дигән фикер бигүк дөрес түгел. Аның битләрендә шәһәр тормышын да яктыртырга, шәһәрләрдәге милләттәшләребезне дә җәлеп итәргә кирәк.
2019 ел йомгаклары буенча берничә иптәшкә Баш мөхәррир призы һәм Рәхмәт хаты тапшырылды. Алар арасыннан чыгыш ясаучылар да безнең эштәге уңай якларны билгеләде, тәкъдим кертте, басма матбугатны укучылар кимүенә көенеч белдерде.
—“Кызыл таң”, башыннан ахырына кадәр йотлыгып укыла торган тирән эчтәлекле, бай телле гәзит булуына карамастан, безнең шактый зур авылда әлеге вакытта аны нибары ике йортта (Фазлетдиновларда һәм бездә) алдыралар, — диде Бәләбәй районының Тузлыкуш авылыннан мәгариф ветераны, милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен янып-көюче Римма Исхакова. — Балаларны патриотик рухта һәм хезмәт сөючән итеп үстерү темасы бик мөһим. Авылларыбыз язмышы бик борчый мине. Шуңа да гәзиттә ул темага материалларны кызыксынып укыйм.
Күренекле драматург һәм прозаик Наил Гаетбайның да тәкъдимнәре һәм рәхмәт сүзләре бар иде.
— Мине иң куандырганы — “Кызыл таң” редакциясе, аеруча аның әдәбият һәм сәнгать бүлеге истәлекле даталарга, шәхесләребезнең юбилейларына, үз өлкәсе буенча чараларга бик игътибарлы, — диде ул. — Андый темаларга язмалар гәзиттә шунда ук чыга. Бүлек журналистлары читтән язышучы авторлар белән дә эшлекле мөнәсәбәттә.
“Хәзинә тур” компаниясенә нигез салучы һәм җитәкчесе Комил Сираҗетдинов спонсорлык һәм реклама эшчәнлеге өчен Рәхмәт хаты алганда 5-6нчы сыйныфлардан ук матбугатта катнашып килүен искә төшерде һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне көчәйтергә чакырды.
“Кызыл таң” нәшрияты директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов бүләкләр тапшырганда монда җыелган дусларыбызга рәхмәт белдерде, уңышлар, исәнлек һәм бәхет теләде.
Фәрит Фаткуллин.