Кремльнең матбугат секретаре Дмитрий Песков укытучыларның Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга федераль каналларда популяр телетапшыруларга карата язган шикаятенә фикерен белдерде.
Мөрәҗәгатьләрендә педагоглар җәмгыять тормышындагы җәнҗаллы темалар һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре хакында эмоциональ фикер алышкан мондый ток-шоулар балалар белән тәрбия эшенә комачаулый, дип белдерде.
Президент Владимир Путин белән очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт башлыгына педагогларның үтенечен җиткерде. Ул хәбәр иткәнчә, укытучылар телевизор карау өчен иң кулай вакытта барган популяр ток-шоуларны бик тискәре бәяли ... аерылышулар, судларда эшләүләр саны чиксез..."
"Хатын-кыз өч-дүрт ир-атны чакыра һәм аталыкны билгеләргә омтыла", - дип мисал китерде түрә.
"Дәүләт каналларның редакцион сәясәтенә берничек тә йогынты ясый алмый..." - дип белдерде Песков. Алар закон бозсалар гына тыкшынуга нигез булып тора, диде ул.
Ул иҗтимагый оешмалар белән бергә хакимият контент буенча тәкъдимнәр формалаштырырга хокуклы, дип өстәде. Әгәр алар редакция сәясәтенә туры килсә һәм аудиторияләргә кызыклы булса, телеканал җитәкчелеге аларга колак салала.